Наҗия апа Тимербаеваны 95 яше белән тәбрикләделәр

23 сентября 2025 г., вторник

Әлмәт авылының хөрмәтле абыстае, тыл һәм хезмәт ветераны Тимербаева Наҗия Фатыйх кызына бүген 95 яшь тулды.

Олуг юбилее белән аны район Башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән чәчәк бәйләме, истәлек бүләкләре тапшырды. “Шәфкать” үзәге директоры Ландыш Мөхлисуллина, Әлмәт авыл җирлеге башлыгы Данияр Газизов, авыл ветераннар советы рәисе Хәмит Рамазанов та сихәтлек, бәрәкәтле гомер, күңел тынычлыгы теләделәр. Якшәмбе көнне кадерлеләрен тәбрикләргә барлык балалары, онык-оныкчыклары, туганнары җыелганнар.

- Аллаһка шөкер, тормышымнан бик канәгать, кадер-хөрмәттә, тәрбиядә яшим, - диде Наҗия апа, озак яшәвенең серләре белән уртаклашып.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International