Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер мәктәбе ветеран укытучыларын өлкәннәр көне белән котлый.
Хөрмәтле ветераннарыбыз, сезне ихлас күңелдән өлкәннәр көне белән тәбрик итәбез. Сезгә озын гомер, шул гомергә җитәрлек сәламәтлек, күңел көрлеге,җан тынычлыгы телибез!
Туган якның ал таңнары сезгә
Бүләк иткән күңел аклыгын.
Юлдаш итеп сайлагансыз яшьтән
Челтерәп аккан чишмә сафлыгын.
Сезгә карап сокланабыз һәрчак,
Күңелләрдә туа горурлык.
Рәхмәт сезгә, әле ярый сез бар
Безгә үрнәк булып торырлык!