6 октябрь көнне Сарман үзәк китапханәсендә Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан XV Габдулла Тукай исемендәге махсус шигырь укучылар бәйгесенең район туры узды.
Мәгълүм булганча, быел ил күләмендә Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде, Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәбез.
2026 елның 26 апрелендә татар халкының бөек шагыйре, милли мәдәният һәм әдәби мирас символы булган Габдулла Тукайның тууына 140 ел тула.
Әлеге шигырь укучылар конкурсы – балаларны һәм яшүсмерләрне берләштерә торган, шагыйрьнең иҗат мирасын саклаучы һәм татар әдәбиятының бай дөньясына яшь буынны җәлеп итүче әһәмиятле мәдәни вакыйга.
Конкурс мәктәп укучылары арасында әдәби иҗатны үстерүдә зур роль уйный, балаларда һәм яшүсмерләрдә патриотизм тәрбияләүгә һәм милли узаң формалаштыруга ярдәм итә. Конкурста катнашу аша балалар иҗади фикерләүне үстерә, дөньяга карашларын киңәйтеп һәм буыннар арасындагы бәйләнешне ныгытып, туган телләренә, мәдәниятенә һәм тарихына булган мәхәббәтләрен белдерү өчен уникаль мөмкинлек алалар.
Конкурс 2025 елның 1 сентябреннән 2026 елның 23 апреленә кадәр узачак һәм өч яшь төркемен үз эченә ала: 1-4, 5-8 һәм 9-11 сыйныфлар.
Сайлап алу турлары мәктәпләрдә һәм районнарда үткәрелә, ә финал чарасы Казанда узачак.
Бәйгедә катнашучыларның чыгышларын Казаннан килгән җюрилар бәяләде:
1. Җиһаншина Сәрия Миңнеәхмәт кызы, «Аулак өй – көрәш» проекты җитәкчесе.
2. Шәрапова Йолдыз Әдип кызы, шагыйрә, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе
3. Иксанова Гөлнар Харис кызы, Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе директоры урынбасары.
Бәйге өчен җаваплы сәркәтип: Афзалетдинова Лилия Гайсә кызы, Сарман муниципаль районы муниципаль бюджет учреждениясе «Үзәкләштерелгән китапханә» директоры.
Укучыларның чыгышларын югары бәяләгән, республика турына узган укучылар:
Йомгаклау өчен сүз Сарман муниципаль районы муниципаль бюджет учреждениясе «Үзәкләштерелгән китапханә» директоры Афзалетдинова Лилия Гайсә кызына бирелде. Ул бәйгене оештырган Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе коллективына һәм катнашучыларның чыгышларын бәяләгән җюрига, катнашучыларга, укытучыларга чиксез рәхмәтен җиткерде. Бу бәйге чыннан да зур мәдәни вакыйга булып тарих битләренә язылыр.