Бүген Азалак мәктәбенең 100 яшьлек юбилее билгеләп үтелде. Бәйрәмебездә Сарман муниципаль районы Башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы, Сарман районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Исмагыйлева Гөлназ Тәлгать кызы, Сарман районы мәгариф бүлеге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Габидуллин Газинур Әзгать улы, Азалак авыл җирлеге башлыгы Габделгазизов Илгизәр Габделкаюм улы, төрле елларда мәктәбебезне тәмамлаган мәртәбәле кунаклар, хөрмәтле ветеран укытучыларыбыз катнашты.
Бәйрәмебезне Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Гайнутдинов Фирдавис Магданур улы ачып җибәрде. Бәйрәмебезнең мөхтәрәм кунагы, мәктәбебезгә матди һәм рухи яктан һәрдаим ярдәм итүче Сарман муниципаль районы Башлыгы Хөснуллин Фарит Мөнәвир улы мәктәбебезне юбилее белән котлады һәм бүләкләр тапшырды. Яшь буынга ныклы белем һәм тәрбия бирүдә күпьеллык фидакарь эшчәнлек өчен һәм мәктәбебезнең олуг бәйрәме – 100 еллык юбилее белән котлап, Сарман муниципаль районы Башлыгының рәхмәт хаты белән Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективы, директоры – Гайнутдинов Фирдавис Мәгъданур улы бүләкләнде. Мәктәпкә кыйммәтле бүләк – Интерактив такта алуга сертификат тапшырылды! Бу олы бүләк өчен Сарман муниципаль районы Башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улына зур рәхмәтебезне җиткерәбез!
Шулай ук Мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Гайнутдинов Фирдавис Мәгъданур улына «Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы» дигән мактаулы исем бирелде. Күпьеллык намуслы хезмәте, яшь буынны укыту-тәрбия эшенә керткән өлеше өчен Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының «Мәгариф отличнигы» билгесе белән информатика укытучысы Гайнутдинов Мехамат Сабур улы, математика укытучысы Мубаракшина Лиюзә Сагир кызы бүләкләнделәр. Күпьеллык намуслы хезмәте, яшь буынны укыту-тәрбияләүгә керткән өлеше өчен һәм мәктәпнең 100 еллык юбилее уңаеннан Сарман муниципаль район Советының Мактау грамотасы белән Азалак мәктәбенең математика укытучысы Гайнутдинова Венера Мизхат кызы, укыту эшләре буенча директор урынбасары, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Каримова Гюзель Масгут кызы, инглиз теле укытучысы Шакирова Алсу Илгиз кызы бүләкләнделәр. Коллегаларыбызның хезмәтен югары бәяләгән җитәкчеләребезгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез!
Бәйрәм төрле елларда укыган укучыларның хәтирәләре, матур теләкләре белән үрелеп барды. Бәйрәм матур җырлар, матур биюләр белән үрелеп барды. Бәйрәм күтәренке рухта, күңелле, эчтәлекле үтте.
Мәктәбемә 100 яшь бүген,
Туган көнең белән, мәктәбем!
Авылым, син – гүзәл җирем минем,
Син дип тибә һәрчак йөрәгем.