Финальный тур XVIII Регионального фестиваля детского творчества «Страна поющего соловья»

6 февраля 2015 г., пятница
3-4 февральда үткәрелгән XVIII балалар иҗаты төбәк фестиваленең “Художественное творчество”, “Художественное чтение” номинацияләренең финал турлары уздырылды. Сарман балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Айдар Мисбахович Хаертдинов җитәкчелеге астында ике укучы рәсем ясауда югары нәтиҗәләр күрсәттеләр. Муратова Адилә- 1 дәрәҗәле лауреат, Хуснутдинов Динар-3 дәрәҗәле лауреат исемнәренә лаеклы булып кайттылар. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. “Матур сүз” номинациясендә дә укучыларыбыз сынатмадылар. Камалиева Элҗвина- 3 дәрәҗәле лауреат, Латыпова Рада- 1 дәрәҗәле дипломант исемнәрен яулап кайттылар. Укучыларыбызны котлыйбыз һәм яңа үрләр яуларга теләп калабыз!
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International