Видео 1 из 1
Рамазан аеның килүе безнең һәрберебез өчен зур нигъмәт
Канал https://disk.yandex.ru/i/q9wFgtcjKNSKKA
23 марта 2023 г., четверг
Рамазан аеның килүе безнең һәрберебез өчен зур нигъмәт Раббыбыз Аллаһ һәрбарчабызга мәрхәмәтен, мәгъфирәтен насыйп әйләсен, изге ниятләребезгә ирешергә көч- куәт бирсен! Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләргә шөкер итеп, бер-беребезне хөрмәтләп, үзара ярдәмләшеп, яшик. Хәрмәтле райондашлар, мөхтәрәм кардәшләр! Бергә башкарган күркәм гамәлләребез өчен Зур Рәхмәтләремне җиткерәм Сезгә. Сарманлыларның сөенеп сөйләрлек эшләре байтак. Һәрбер авылның үз усеше, үзенең данлыклы кешеләре бар. Бу җирдә безнең ата-бабаларыбыз гомер иткәннәр, рухи кыйммәтләр тудырганнар, аларны буыннан-буынга тапшыра килгәннәр. Рамазан аенда һәркайсыбызга тагы да изге гамәлләр кылырга, ирешкән уңышларыбызның нәтиҗәсен күреп, куанырга насыйп булсын! Мин сезне чын күңелдән тәбрик итәм һәм Рамазан аен кабат каршы алырга насыйп булганга ихластан шатланам! Барыгызга да гаилә бәхете, иминлек, ил-көннәребезгә тынычлык теләп калам.
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International