Китапханәгә сәяхәт

2017 елның 11 октябре, чәршәмбе

Кече яшьтән үк китап укуга мәхәббәт уяту, белемле булуның әһәмиятен төшендерү максатыннан балалар китапханәсе китапханәчеләре Сарман гимназиясенең "1 "А", 1 “Б” сыйныфы укучыларын "Китапханә буйлап сәяхәт” исемле экскурсиягә чакырды. Укучылар абонемент һәм уку залы, китаплар, журналлар, энциклопедия һәм сүзлекләр, шулай ук китап уку тәртибе һәм китапханәдәге кайбер кагыйдәләр белән таныштырдылар. Китапханәчеләр “Кояш кебек якты җырыбыз балачактан килә юлыбыз” дигән күргәзмәгә күзәтү ясадылар. Балалар Г. Тукайның “Кисекбаш” поэмасын төшерелгән мультфильмны бик яратып карадылар. Соңыннан китапханәчеләр балаларны китапханәгә әти – әниләре бергә килергә чакырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International