«Спорт – сәламәтлек нигезе» дигән бәйге

2018 елның 2 августы, пәнҗешәмбе

1 август көнне Сарман авылының Үзәк ял паркында мәктәптә оештырылган спорт лагеры балалары катнашында «Спорт – сәламәтлек нигезе» дигән бәйге узды. Балалар ике командага бүленеп ярыштылар. Ярыш барышында «Пингвиннар», «Туп белән йөгерү», «Вагон төзү» эстафетасы, «Туплы хоккей», «Олимпия утын йөртү», «Скакалка белән сикерү», аркан тартышу һәм башка уеннар оештырылды. Бу уеннар балаларга бик ошады, аларны берләштерде һәм дуслаштырды. 

“Шәфкать”үзәгендә ял итүче өлкәннәр дә балалардан калышмаска тырышып үзләрен спортта сынап карадылар һәм бик канәгать калдылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International