2 август көнне Сарманның «Татар Илеге» паркында Һава десанты гаскәрләре көне уңаеннан тантаналы бәйрәм чарасы үтте.
Бәйрәмне котлау сүзләре белән Сарман районы хәкимият башлыгы Ф.М.Хөснуллин ачты. Бу көн россия гаскәрләре традицияләрен үстерү, аларны яңарту, хәрби хезмәт абруен күтәрү максатын күздә тотып үткәрелә. Шул исәптән илебезне саклауда Сарман районынан китеп хезмәт итүчеләрне зурлау зур роль уйный.
Бәйрәмгә бик күп десанчылар килгән иде.Аларны горулык хисе белән каршы алдылар, аларга сокландылар. Район үзешчәннәре алар өчен бәйрәм концерты күрсәттеләр, спорт ярышлары оештырылды. Десантчылар үзләре дә бик теләп катнашты. Ул көнне аларга атап бик күп котлау сүзләре яңгырады, чөнки алар солдат хезмәтенә барырга җыенучы киләчәк буын өчен үрнәк булып торалар.
Бәйрәмгә китапханә хезмәткәрләре тарафыннан фотостенд эшләнде.