Урак алдынгылары атна саен бүләкләнәчәк

2018 елның 5 августы, якшәмбе

Урып-җыю кампаниясен кыска срокларда, сыйфатлы итеп үткәрү, уракта катнашучы механизаторларның эшенә стимул бирү максатыннан, быел да алар арасында ярыш игълан ителде. Аңа һәр җиде көн саен нәтиҗә ясалып, иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән комбайнчылар бүләкләнәчәк.  

Ярыш нигезләмәсе буенча беренче төркемдә – «Нью Холланд- 6080/6090», икенчесендә – «Тукано-450», «Лексион -540», Мега -360» комбайннарында  суктыруда, өченчесендә үзйөрешле чапкычларда теземнәргә салуда эшләүче механизаторлар бүләкләнә. Сишәмбе көнне муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов, басуларда булып, беренче җидекөнлек җиңүчеләрен бүләкләделәр. Беренче бүләкләнүчеләр «Җәлил» агрофирмасы басуында эшләүчеләр иде. Максим Григорьев, Рәис Фазлыев беренче төркем комбайнчылары  арасында икенче-өченче урыннарны алган өчен бүләкләнделәр. Рафаэль Фәррахетдинов исә игеннәрне теземнәргә салуда эшләүче механизаторлар  арасында өченче нәтиҗә күрсәткән, аңа да акчалата бүләк тапшырылды.  

– Урак көйле генә бара, мин егетләрнең эшеннән канәгать, - ди агрофирма директоры Эдвард Төхбәтуллин. – Тизлек режимы үтәлә, югалтуларга юл куелмый. Көзге бодай 2300 гектардан җыелды, әлегә һәр гектардан уртача 33 центнер уңыш алына.  

Без барганда, комбайнчылар 95 гектарлы басуда эшлиләр иде. Монда да, каршы яктагы 96 гектарлы басуга да алтышар комбайн чыккан.  

«Сарман» агрофирмасыннан бүләк алучылар дүртәү булдылар. Илмир Хафизов («Нью Холланд), Ринат Сәгъдәтов  («Тукано») үз группаларында беренче урыннарны алдылар. Дамир Гайнуллин – икенче, Рафис Нурмөхәммәтов  өченче урын өчен бүләкләнделәр. 

 Илмир белән Рафис эшли торган Чукмарлы басуы аеруча матур күренә иде – башаклар авырлыктан башларын игәннәр хәтта. Уңышы да гектарыннан 43,1 центнер чыга икән шул. Баш агроном Миргаҗәм Мирзасалихов әйтүенчә, монда бодай сидерат гәрчич булган җиргә чәчелгән, мәйданы 192 гектар тәшкил итә.  

Марсель Сәлахиев игеннәрне теземнәргә салуда эшләүчеләр арасында икенче нәтиҗә күрсәткәне өчен бүләкләнде. 

– Марсель, быел Президент премиясен алу өчен дә тырышачакмын, ди әле, — ди агрофирма директоры Диккат Хөснетдинов. — Ул да, район буенча игълан ителгән ярыш та – комбайнчыларыбыз өчен менә дигән стимул. Алар моны хуплыйлар һәм бер-берсен узарга тырышып эшлиләр. Атна саен бүләкләнергә язсын үзләренә.  

«Нөркәй» агрофирмасында уракка бер-ике көнгә соңрак керештеләр һәм шуңа бу юлы ашлык суктыруда эшләүчеләр арасында бүләкләнүчеләр булмады. Ә менә игеннәрне теземнәргә салуда Сәлмән Шакировка әлегә тиңнәр юк. Ул 515 гектарда эш башкарган һәм беренче урын өчен бүләк алды.  

Урып-җыю эшләре көннән-көн киңрәк колач ала. Комбайнчылар иртәдән кичке чык төшкәнгә кадәр эшлиләр. Без, үз чиратыбызда, аларның эшен күзәтеп, газета укучыларны ярыш нәтиҗәләре белән таныштырып барачакбыз.  

Энҗимә ГАБДРӘХИМОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International