"Китап дөньясына сәяхәт”

2018 елның 6 августы, дүшәмбе

          3нче август Сарман үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре Сарман «Кояшкай» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалары өчен "Китап дөньясына сәяхәт” үткәрделәр. Күп бала өчен китапханәгә килү беренче тапкыр иде һәм зур тәэсир калдырды. Китапханәгә килгән балаларны талгын гына матур көй һәм ачык йөзле китапханәчеләр каршы алдылар. Алар балаларны абонемент һәм уку залы, китаплар, журналлар, энциклопедия һәм сүзлекләр, шулай ук китап уку тәртибе һәм китапханәдәге кайбер кагыйдәләр белән таныштырдылар. Китапханәдә аларга бик ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International