Җәлил бистәсенең балалар бүлеге китапханәсендә 3нче номерлы “Алёнушка” бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен “Могҗиза иленә сәяхәт” дип аталган экскурсия оештырылды. Китапханәчеләр кызыклы “Әкият героен әйт” дигән әдәби уен уйнаттылар, ә мавыктыргыч табышмаклар очрашуны тагын да баетты. Маяковскийның “Кем булырга?” дигән мультфильмын карагач балалар тирән уйга чумдылар. Аларга очрашу төрле-төрле уеннар аша чын могҗиза иленә сәяхәтне хәтерләтте.