Мәдәният яңалыклары

2018 елның 6 августы, дүшәмбе

5 август көнне Александровка авыл мәдәният йортының "Рябинушка" вокаль ансамбле Алабуга шәһәрендә уздырылган XI нчы Бөтенроссия халык Спас ярминкәсендә катнашты. Биредә агачтан, күннән, йоннан, балчыктан, тимердән ясалган традицион һөнәрчелек үрнәкләреннән тыш, заманча популяр кул эшләре дә тәкъдим ителде. Әйтик, киездән, атлас тасмалардан, күннән яки тукымалардан ясалган бизәнү-ясану әйберләре, кулдан ясалган открыткалар, бәйләнгән, тегелгән сумкалар – гомумән, аларның барысын да санап бетерү мөмкин булмас иде. Теләгән кешегә, осталар үз һөнәренең серләрен ачып бирергә каршы түгел иде. Бәйрәм сәхнәсендә Татарстан һәм Россиянең төрле шәһәрләреннән килгән фольклор ансамбльләр, музыкантларының җыр-биюләре һәм мәйданда үзбәк һава акробатлары чыгышлары да ярминкәгә үзенчәлекле төсмерләр өстәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International