Мәдәният яңалыклары

2018 елның 7 августы, сишәмбе

1-5 август көннәрендә Казан шәһәрендә VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы узды. Форумда халкыбызның телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, яшь буынның милләтебезнең үзенчәлеген саклауда тоткан роле турында фикер алыштылар.

Чарада 30 чит илдән, 60 Россия төбәгеннән һәм Татарстан районнарыннан барлыгы 1000 делегат катнашты. Форумның беренче көнендә яшьләр өчен Казанның татар урыннары буенча экскурсия оештырылды, округлар буенча эшлекле танышу үтте. Яшьләр форумында безнең районы Шигай авыл мәдәният йортының җитәкчесе Л.Ахмадиева яклады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International