Районда урып-җыю эшләре көннән-көн киңрәк колач ала. Агрофирмалар, фермерлар басуларын бүген 97 комбайн иңли. 7 августка игеннәр 17488 гектардан, ягъни барлык мәйданнарның 38 процентыннан җыеп алынды, барлыгы 65170 тонна бөртек суктырылды.
– Көзге бодай суктыруны төгәлләдек, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов.- Ул 15788 гектарда чәчелгән иде. Һәр гектарыннан уртача 38,2 центнер уңыш алуга ирештек. Ирештек, дим, чөнки май, июнь айларындагы салкыннар игеннәрнең үсешенә зыян китерде. Ә аларны тәрбияләү эшләрен – төрле авыруларга, корткыч бөҗәкләр һәм чүп үләннәренә каршы эшкәртүне вакытында башкарырга тырыштык. Хуҗалыкларда инде арпа суктыруга керештеләр. 7 августка ул 300 гектар мәйданнан алынды. Әлегә һәр гектардан уртача 30 центнер уңыш чыга.
Игенчеләр кырдан иртә таңнан ярты төнгәчә китмиләр. Тәүлек әйләнәсе эшләргә чык төшү һәм әледән-әле явып киткән яңгырлар комачаулый. Әмма комбайнчылар һәр сәгатьнең, минутның кадерен белеп, үзара ярышып эшлиләр. Өстәвенә, аларга моның өчен бер дигән стимул да бар. Районда уракта катнашучы механизаторлар арасында ярыш игълан ителеп, аңа һәр җиде көн саен йомгак ясала һәм иң югары күрсәткечләргә ирешүчеләргә акчалата премия тапшырыла. Кичә ярышның икенче җидекөнлеге җиңүчеләре бүләкләнде. Моннан тыш республика күләмендә дә бәйге игълан ителде. Ул узган елда да үткәрелгән иде, һәм иң алдынгылар 100әр мең сум күләмендә Президент премиясенә ия булдылар. Бүләкләнүчеләр арасында безнең районның да сигез механизаторы бар иде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, мондый бүләкләүләр быел да булачак, әмма аның шартлары былтыргыдан бераз үзгәрәк. Республика буенча иң күп икмәк суктырган 240 комбайнчы – 50шәр мең, теземнәргә салуда иң югары күрсәткечләргә ирешкән 50 механизатор – 40ар мең сум күләмендә премия белән бүләкләнәчәкләр. Районнарның республика күлә-мендә бүләкләнмәгән тагын 200 комбайнчысына 30ар мең сумлык премияләр тапшырылачак.
Игенчеләргә дәртләнеп эшләргә тагын бер этәргеч булып, алар янына үзешчән артистларыбызның концертлар белән барулары тора. График нигезендә көн саен алар агрофирмалар басуларын әйләнәләр, анда эшләүчеләргә дәртле җырларын, биюләрен бүләк итәләр.
«Сарман» агрофирмасы игенчеләре уракка беренчеләрдән булып төшкәннәр иде. Көзге бодай суктыруны да иң элек алар төгәлләде. Агрофирмада «CLAAS» маркалы комбайннарда эшләүчеләр арасында беренчелекне Ринат Сәгъдәтов бирми. Ул «Тукано-450» комбайнын иярли, 7 августка 13439 центнер ашлык суктырган (рәсемдә ярдәмчесе Ришат Нургалиев белән).
Районда урып-җыю эшләре белән беррәттән, киләсе ел уңышына нигез дә салына: көзге чәчү өчен җирләр әзерләнә. Ә чәчүгә 15 августларда керешәчәкләр.