Хисаметдинова Мөсәббихага-90 яшь

2018 елның 9 августы, пәнҗешәмбе

9 август көнне  Куҗак  авылында яшәүче Хисаметдинова Мөсәббиха Нуретдин  кызына 90 яшь тулды.  Озын тормыш юлында Мөсәббиха  апа шатлыгын да, кайгысын да кичергән. Тормыш иптәше белән дүрт  кыз  тәрбияләп үстергәннәр.  Мөсәббиха апа үз сыенда, тавык-чебешләр үстереп, булганына шөкер итеп яши.  Атна ахырына балаларын, оныкларын, оныкчыкларын  сагынып көтеп ала.

Аны олы юбилее белән котлап, Сарман районы башлыгы   урынбасары Гүзәл Гараева  Россия Президентының  котлау хатын һәм район башлыгының  истәлекле бүләген тапшырды .  Иске Минзәләбаш авыл җирлеге башлыгы Альфинур Мияссарова, Иске Минзәләбаш авыл җирлеге  ветераннар Советы рәисе Мөхәммәтҗанов Ленар да  җылы котлау сүзләре әйтеп, изге теләкләрен җиткерделәр, бүләкләрен тапшырдылар. Мөсәббиха апаны юбилее белән котларга 96 яшьлек апасы Камилә дә килгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International