"Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" акциясе

2018 елның 13 августы, дүшәмбе

Шимбә көнне Сарманда "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" акциясе кысаларында күп балалы, әз керемле гаиләләрдән булган беренче сыйныфка баручы балаларга мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчалар һәм спорт киемнәре тапшырылды.

 Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин акциядә актив катнашкан оешма җитәкчеләренә, эшмәкәрләргә оештыру комитетының Рәхмәт хатлары тапшырды, балаларның әти-әниләрен әйбәт билгеләр белән сөендерүләрен теләде. Балалар өчен чәй өстәлләре әзерләнгән иде, уеннар оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International