Ләшәү Тамак авыл җирлеге территориясендә “Саумы авылым” исемле авылдашлар очрашуы узды. Бәйрәмгә безнең җирлектә туган, читтә яшәүче данлыклы якташларыбыз кайтты. Хөрмәткә лаек авылдашларыбызны район башлыгы урынбасары Гузәл Рифкатовна котлады, район башлыгының рәхмәт хатын һәм истәлек бүләкләре тапшырды.Бәйрәмне оештыруга спонсорлар ярдәм итте. Очрашуда катнашучыларга авылларыбызның истәлекле урыннары белән әзерләнгән буклет таратылды. Авылдашлар бу очрашуларның киләчәктәдә кабатлануын теләп, кутәренке күңел белән таралыштылар.