Мәдәният яңалыклары

2018 елның 13 августы, дүшәмбе

11 август көнне Үзәк ял паркында «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» акциясе һәм «Физкультурачылар көне» билгеләп үтелде. Бәйрәм муниципаль район Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллиның котлавы белән башланып китте. Быел 1 сыйныфка укырга керүче нәниләргә бүләкләр тапшырылды. Төрле әкият геройлары булып киенгән район мәдәният йорты хезмәткәрләренең матур җыр-биюләре балалар өчен зур бүләк булды. «Физкультурачылар көне» уңаеннан, төрле оешма хезмәткәрләре җитезлектә көч сынаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International