Мәдәният яңалыклары

2018 елның 14 августы, сишәмбе

11 август көнне районның Дүсем авылында «Якташлар очрашуы» булып узды. Бәйрәмнең төп оештыручысы – Дүсем авылы кызы, бәхетен Себер якларында табып, бүгенге көндә Лангепас шәһәре мәдәният йортында режиссер булып эшләүче Роза ханым Низамова (Заһидуллина). Авылдан чыккан бик куп танылган кешеләр авылдашларына, оештыручыларга зур рәхмәтләрен җиткерделәр. Туган җирләрен сагынып кайткан якташларның, авылдашларның шат авазларыннан, күңелле җыр-биюләреннән Дүсем авылының Сабантуй мәйданы гәрләп торды. Бәйрәмгә килгән һәрбер кеше кайнар ашлар, пылау, тәмле чәй белән сыйландылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International