Узган җомгада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов районга эшлекле сәфәр кылды. Аның кысаларында ул урып-җыю эшләренең барышы белән танышты, инвесторлар, хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, механизаторлар белән очрашты.
Президент иң элек Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин белән вертолеттан район басуларын карап әйләнде, аннан «Нөркәй» агрофирмасының арпа басуына тукталды. Ул күргәннәреннән канәгать калды.
– Басуларыгыз матур, бар җирдә дә эш тиешле югарылыкта оештырылган. Гомумән, соңгы елларда сезнең районда игенчелектә алга китеш күренә. Терлекчелектә дә шундый уңай үзгәрешләр көтәбез, - диде ул.
Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин кыскача гына урып-җыю эшләренең барышы, районда тормышка ашырыла торган программалар турында сөйләде. Уракка килгәндә, ул көнгә игеннәр барлык мәйданнарның 45 процентыннан җыеп алынган иде. 14 августка алар 53,2 процент мәйданнан суктырылды. Тулаем җыем 88 мең тонна тәшкил итеп, район әлеге күрсәткеч белән республикада беренче урында бара.
– Сарман, биредә эшләүче инвестор үрнәгендә күрше-тирә районнарда да игенчелектә яңа технологияләр кертелә, бу яклар икмәкле төбәккә әйләнеп бара, - диде Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов. – Республика күләмендә комбайнчылар арасында игълан ителгән бәйгедә дә сарманлылар иң алда баралар.
Рөстәм Миңнеханов үзара салым акчаларының ничек эшләве, шәхси хуҗалыкларның хәле, кече фермалар булдыру мәсьәләләре белән дә кызыксынды. «Авыл терлекчелексез яши алмый, аны җәелдерергә кирәк», - дип билгеләп үтте ул. Районда 8400 шәхси хуҗалык бар, аларда 7800 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 2800 баш сыер, асрала. Соңгы өч елда32 кече ферма төзелгән, 44 гаилә фермасы эшли, аларның 21е – югары технологияле.
Президент шунда басу кырында ук ясалган күргәзмә белән дә танышты. Анда авыл хуҗалыгы предприятиеләренең, аграр көллиятнең, авыл җирлекләренең эшчәнлеген чагылдырган экспозицияләр, райондагы кооперативлар, шәхси эшмәкәрләр, умартачылар һәм башкалар тәкъдим итә торган товарлар урнаштырылган иде. Рөстәм Нургалиевич механизаторлар белән күрешеп, аларның хезмәтенә түләү шартлары, кызыксындыру чаралары турында сораштырды, уңышлы эшләр теләде.
Кунак килгәндә, йөзең якты булырдай эшләрең булса, әйбәт инде ул. Ул кунак җөмһүрият башлыгы булып, әле менә шулай мактап та куйса, икеләтә куанычлы. Эшләребезнең нәтиҗәсе алга таба да куандырсын, басулардан җыеп алына торган икмәк табыннар күрке булып, имин мул тормышларда яшәргә язсын.