Кичә артистлар Сарманның үзәк ял паркында чыгыш ясадылар. Мондый ретро-концертларга сусаган тамашачы аларны бик җылы кабул итте, һәр чыгышны көчле алкышларга күмде. Араларында якташыбыз Зөһрә Шәрифуллинаның да булуы икеләтә куанычлы иде.