«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!»

2018 елның 16 августы, пәнҗешәмбе
Республикабызда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» хәйрия акциясе дәвам итә. Бу чарага мәдәният бүлеге профсоюз оешмасы да кушылды.Беренче сыйныфка баручы балалар өчен 15 августта район мәдәният йорында концтоварлар, дәфтәрләр, хезмәт һәм рәсем сәнгате өчен җыелмалар тутырылган букчалар бүләк ителде. Балаларга изге теләкләрне мәдәният бүлеге җитәкчесе Гөлназ Латыйпова җиткерде. Профсоюз рәисе Гөлнур Мадьярова да укучыларны яңа уку елына аяк басулары белән тәбрикләп, матур теләкләрен юллады. Район мәдәният йорты методисты Сәмәрә Хайруллина очрашуны уеннар белән мавыктыргыч итеп алып барды.Беренче сыйныфка укырга баручы балаларның яраткан Шаян (Алсу Нариманова) белән Наян (Алинә Галиева) да килде. Беренче сыйныфтагылар да үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр: санадылар, хәрефләргә сүзләр әйттеләр. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүчеләр тормышында бу истә кала торган вакыйга булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International