14 август көнне Үзәк ял паркында татар филармониясе “Илһамият” клубы сәхнә ветераннарының концерты булып узды. Халкыбызның мәшһүр җырчылары Хәмдүнә Тимергалиева, Фердинанд Сәләхов, Фердинанд Фәтхи, Газинур Фарукшин, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткерләре – баянчылар –Азат Хәлимов,Хәйдәр Сафин һәм якташыбыз Татарстанның халык артисты Зөһрә Шарифуллина башкаруындагы ретро җырларны Сарман тамашачысы алкышлар белән кабул итте. Концерттан сон артистларга муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.