17 август көнне күз буенча яшь инвалидлар слеты кысаларында Сарманның “Даулы болын”ында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен сабантуй үткәрелде. Чарада Марий-Эл, Татарстан, Чувашстан һәм Мәскәү шәһәреннән вәкилләр катнашты. Кунакларны иң элек районыбызның Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев сәламләп, бүләкләр тапшырып китте. “Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте” дә, үз чиратында, слетны оештыручыларны рәхмәт хатлары белән билгеләп үтте.
Сабантуй үзенә хас булган уеннары һәм ярышлары белән тирә-юньне гөрләтте. Килгән кунаклар зур активлык күрсәттеләр. Алар кул көрәштерү, гер күтәрү, капчык киеп, көянтә чиләк белән йөгерү, аркан тарту уеннарында бик теләп катнаштылар. Хәтта шахмат белән шашка уеннарында да осталыкларын күрсәттеләр! Барлык катнашучылар да бүләкләр алдылар.
Мәдәният бүлегенең концерт программасы да тамашачыларның күңеленә хуш килде. Сарман балалар сәнгать мәктәбе укучылары тарафыннан җырланган матур җырлар, сәнгатьле итеп укылган шигырьләр катнашучыларга бик ошады. Кунаклар үзләре дә “буш кул белән” килмәгәннәр иде. Аларның җырлары белән “Даулы болын” илаһи моңга күмелде. Ә Сарман районының Иске Минзәлзбаш авылында туып, хәзерге вакытта Марий-Эл республикасының Волжск шәһәрендә яшәүче Айрат Гарифуллин үзе иҗат иткән, Сарманга багышланган җырын акапелла башкарып, тамашачыларны таң калдырды.
Бу көнне сабантуй болынында күз буенча инвалидларның кул эшләре күргәзмәсе дә урын алды.
Бәйрәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләрнең никадәр сәләтле һәм көчле рухлы булуларын тагын бер кат дәлилләде. Алар тормышның ямен тоеп, һәр мизгеленә сөенеп, алга омтылып яшиләр!
Чарадагы уен-ярышлар спорт һәм яшьләр бүлеге тарафыннан әзерләнде, аларга оештырырга волонтерлар, “Шәфкать” халыкка соицаль ярдәм күрсәтү үзәгендә эшләүчеләр һәм “Үзәкләштерелгән китапханә” хезмәткәрләре ярдәм иттеләр. Сабантуйны Сарман “Үзәкләштерелгән китапханә”се директоры Роза Гайфуллина алып барды.