Сарманда Корбан гаете узды

2018 елның 21 августы, сишәмбе

21 августта бөтен мөселман дөньясы Корбан бәйрәмен билгеләп үтте.

Бу көнне районның барлык мәчетләрендә иртәдән үк Коръән сүрәләре яңгырады, догалар укылды. Ә төгәл 7.00 сәгатьтә дин юлындагы мөселман райондашларыбыз гает намазына бастылар. Сарманның “Җәмигъ” мәчетенә җыелган халыкны иң элек бәйрәм белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде.

– Корбан гаете – иң кадерле, иң нурлы бәйрәмнәребезнең берсе. Ул халыкара дуслыкны чагылдыра, өлкәннәрне хөрмәтләргә, кечеләргә карата кечелекле булырга, мохтаҗларга ярдәм итәргә өйрәтә. Бүгенге көндә районда 42 мәчет эшли, егермедән артык райондашыбыз Хаҗ сәфәрендә. Барыбызның да кылган изге гамәлләре, корбаннары кабул, һәркайсыбыз Аллаһ ризалыгында булсын. Бәйрәм һәркайсыбызның йортына бәхет, шатлык, иминлек алып килсен! - диде ул.

Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте җирле мөселман оешмасы – Сарман районы мөхтәсибәте имам мөхтәсибе Сәид хәзрәт Хаков та бәйрәмдә катнашучыларны тәбрикләде, аларга Татарстан Республикасы мөфтие Камил Хәзрәт Сәмигуллинның котлавын җиткерде.

— Корбан бәйрәме – бөек бәйрәм. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: “Аллаһы Тәгалә каршында иң яхшы көн – Корбан бәйрәменең беренче көне”.  
Ел саен корбан чалу – Аллаһы ризалыгы өчен үзеңнең барлык мал-мөлкәтеңне мохтаҗлыкка төшкәннәргә корбан итәргә риза булуыңны күрсәтү ул. Раббыбыздан безнең корбаннарыбызны, хаҗиларыбызның хаҗларын кабул итүен һәм барысының да туган җирләренә исән-сау әйләнеп кайтуларын телим! Аллаһы Тәгалә Үзенең рәхмәтеннән аермасын.
Шунысын әйтергә кирәк: иман юлына басучы райондашларыбызның саны ел саен арта бара. Быел бәйрәмдә катнашучы, бер-берсе белән бәйрәм шатлыгын уртаклашырга җыелучы сарманлылар олы залга гына сыймыйча, кече залдан да урын алдылар.

Намаздан соң да вәгазьләр укылды, бәйрәмдә катнашучылар күңеленә кабат  Корбан гаетенең яктылыгы иңдерелде. Бәйрәм кайнар чәй һәм коймаклардан авыз итү белән төгәлләнде. Ә төштән соң ул Сабантуй мәйданында дәвам итте. Мөселман кардәшләребез уеннарда катнаштылар, спорт бәйгеләрендә көчләрен, җитезлекләрен сынадылар һәм бәйрәм пылавыннан авыз иттеләр. Мәйданда шулай ук сәүдә һәм уен нокталары эшләде.

Зөлфия ШӘРИПОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International