Юбилеегыз белән, Нәфис Абдулкасыймович!

2012 елның 27 ноябре, сишәмбе
Хөрмәтле Нәфис Абдулкасыймович!
Сез районга җитәкче вазифаларда зур эш тәҗрибәсе туплап килдегез. Сезнең унөч елдан артык җитәкләү дәверендә районның социаль-икътисади йөзе уңай якка нык үзгәрде. Халыкның тормыш дәрәҗәсе күтәрелде: җан башына туры килә торган керем, хезмәт хаклары артты. Районны төзекләндерү, агропромышленность комплексын, төзелеш эшләрен җәелдерү һәрчак игътибар үзәгендә тора. Узган елда 4548 квадрат метр торак файдалануга тапшырылып, төзелеш планы 101 процентка үтәлде. Быел ул 7000 квадрат метр кабул ителеп, эшләр 5685 квадрат метр күләмдә башкарылды. Яшь гаиләләргә ярдәм итү программасы буенча 34 шәхси йорт сафка бастырылды. Федераль максатчан программа нигезендә 28 яшь гаилә торак шартларын яхшырттылар. Социаль ипотека программасы буенча Җәлил поселогында – 30 һәм 90, Сарманда 42 фатирлы йортлар төзелде, 33 фатирлысының төзелеше тәмамланып килә. 315 Бөек Ватан сугышы ветераны торак шартларын яхшырттылар. Сез эшләгән дәвердә Җәлил поселогында 660 укучыга исәпләнгән мәктәп-гимназия, Боз сарае, спорт комплексы, бассейн, Сарманда сәнгать мәктәбе, чаңгы базасы, «Олимп» мәдәни-күңел ачу үзәге, район үзәк шифаханәсе поликлиникасы, прокуратура һәм финанс органнары биналары, үзәк мәчет, халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенә янкорма төзелеп, файдалануга тапшырылуы да – Сезнең тынгысыз хезмәт нәтиҗәсе. Горурланып сөйләрлек эшләребез бихисап. Быел Өчөйле Саклау һәм Азалак авылларында – фельдшер-акушерлык пунктлары, Каташ Каранда мәдәният йорты төзелде. «Сарман» кинотеатрында, авыл клубларында ремонт, Сарманны әйләнеп уза торган автомобиль юлы, Сарманда ябык бассейн төзелеше дәвам итә.
Күпкатлы йортларда капиталь ремонт программасын тормышка ашыру барышында 112 йорт ремонтланды; инженерлык инфраструктурасын камилләштерү дәвам итә, коммуналь челтәр реконструкцияләнә. Торак-коммуналь хуҗалыгын үзгәртеп кору программасы нигезендә торак фонд белән идарә итү оешмасы төзелде, торак милекчеләре ширкәтләре булдырылды. Нәтиҗәдә, торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү сыйфаты күтәрелде, йортларга хезмәт күрсәтүгә тотылучы чыгымнар ачык күрсәтелә башлады. Район үзәгендәге 56 күпкатлы йортта ике контурлы газ казаннары урнаштырылып, алар шәхси ягып җылытуга күчерелде.
2004 нче елдан башлап «Агрокөч төркеме» һәм «Чаллы икмәге» инвестиция программалары уңышлы тормышка ашырыла. Бу чорда хезмәтне оештыру технологиясе үзгәрде; терлекчелек тораклары реконструкцияләнде, югары технологияле сөт комплекслары булдырылды; авыл хуҗалыгы техникасы паркы яңартылды.
Быел район 140 мең тоннадан артык ашлык җыеп алып, аның тулаем җыемы буенча республикада икенче урынга чыкты. Элеваторларга 110 мең тоннадан артык икмәк озатып, беренче урынны алды. Шикәр чөгендере уңышы буенча район республикада дүртенче күрсәткечкә иреште.
Районда 39 крестьян-фермер хуҗалыклары бар, 13 гаилә фермасы эшли, 18е – төзелеш стадиясендә. Авылдагы һәр бишенче гаилә өстенлекле кредитлардан файдаланды. Быел 489 гаилә 107 миллион сумлык шундый кредитлар алды. Кече эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтелеп тора. Районда эшләүче барлык халыкның 23 проценты эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Районда ресурс һәм энергия саклаучы технологияләр кертү, муниципаль заказ системасын үзгәртеп кору һәм финанс-бюджет өлкәсендәге проблемаларны хәл итүнең башка юлларын табу районның икътисади тотрыклылыгына ирешү мөмкинлеге бирде.
Нәфис Абдулкасыймович! Сезне юбилеегыз белән котлап, озын гомер, ныклы сәламәтлек, бәхетле, имин тормыш, районыбыз белән җитәкчелек итүдә яңа уңышлар телибез.
Муниципаль район Советының депутатлар корпусы.

Агач – яфраклары, кеше кылган гамәлләре белән матур.
Тормыш сукмакларыннан кыю адымнар белән алга атлаганда, янәшәдәге кешеләргә игътибарлы, ярдәмчел һәм гадел була белгән шәхесләрне кем генә хөрмәт итми икән?
27 ноябрьдә – шундый шәхесләребезнең берсе – «Бердәм Россия» партиясенең Сарман җирле бүлеге Политсоветы секретаре, муниципаль район башлыгы Закиров Нәфис Абдулкасыймовичның 55 яшьлек юбилее.
Зур тәҗрибә туплаган, тирән белемле, оештыру һәм җитәкчелек осталыгына ия булган хөрмәтле Нәфис Абдулкасыймович, Сезне чын күңелдән юбилеегыз белән котлап, иң изге теләкләребезне җиткерәбез. Бүгенге бәйрәмегез Сезгә тик куанычлар гына китерсен. Гомерегезнең һәр көнен сәламәтлек, җан тынычлыгы, йөрәккә яшәү көче өстәүче уңышлар белән каршылагыз.
Җаваплы эшегездә тагын да зуррак уңышлар, алга таба да кулга-кул тотынышып, «Бердәм Россия» партиясенең ролен күтәрүдә актив хезмәт куярга язсын!
«Бердәм Россия» сәяси партиясенең Сарман җирле бүлеге башкарма комитеты.


Хөрмәтле Нәфис Абдулкасыймович! Юбилеегыз уңаеннан күңел түребездән чыккан иң җылы теләкләребезне кабул итегез. Сез югары оештыру һәм идарә итү осталыгыгыз, максатчанлыгыгыз, бетмәс энергиягез, эшегезне яратуыгыз,халык турында кайгыртуыгыз белән өлкән буын кешеләре арасында зур хөрмәт һәм ышаныч казандыгыз. Без Сезне эш һәм тормыш тәҗрибәгез, уйлап эш итүегез, өлкәннәргә игътибарлы һәм игелекле карашта булганыгыз өчен хөрмәт итәбез. Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхетле, имин тормыш телибез.
Хөрмәт белән, Россия Пенсионерлар берлегенең район бүлекчәсе, район ветераннар советы.


“ЯШӘҮ” СҮЗЕН ДӘВАМ ИТӘСЕЗ
Сарман халкы – эшчән, уңган-булган халык. Мондый кешеләр белән җитәкчелек итү, аларга тормыш өчен кирәкле гамәлләргә юл күрсәтү өчен үзеңнең дә талантлы, акыллы, зирәк сәясәтче, һәр өлкәдән хәбәрдар булуың кирәк.
Аллага шөкер, Сарман халкы бу яктан уңды. Район башлыгы булып торган шәхесләр турында минем күңелдә матур тәэсирләр, хатирәләр генә саклана. Ә бүген сүзем – хәзерге җитәкчебез, инде дистә елдан артык район башлыгы булып эшләүче Нәфис Абдулкасыйм улы Закиров хакында.
Республикабызның беренче Президенты Минтимер Шәймиев аны 1999 елның августында Сарман районына җитәкче итеп тәкъдим иткән иде. Бу вакытлардан соң шактый гомерләр үтте, Нәфис Абдулкасыймовичның тырышлыгы, алдан күрүчәнлеге, оста оештыручы икәнлеге торган саен ачыграк күренә. Ул килү белән җиң сызганып эшкә керешкән иде, хәзер дә район “рулен” кулында нык, тәвәккәл тота. Сарман халкы да аны үз итте.
Ә эшнең бездә иге-чиге юк. Газлаштыру, юллар төзү, яңа йортлар салу, су линияләрен алыштыру, социаль-мәдәни объектларны төзекләндерү кебек эш-мәшәкатьләрнең берсен дә кичектереп торырга ярамый. Кайбер районнарда әле боларның күбесе хәл ителеп бетмәгән бер вакытта, бездә барысы да уңай чишелеш тапты. Рәсәй, республика буенча кабул ителгән программалар нигезендә башкарылган эшләр Сарман ягында гомерлеккә “прописка алды”. Юллар төзү, чишмәләр яңарту, элемтә шартларын яхшырту, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, башка тармаклар буенча алда торган бурычларны хәл итү өчен нык тырышлык куярга, күп көч сарыф итәргә туры килде. Нәфис Абдулкасыйм улы аларга тотынганчы, иң элек халык белән киңәште, очрашуларда, җыелышларда алар фикерен тыңлады, үз уй-планнары белән уртаклашты. Уртак эш өчен янып-көеп йөрүче булгач, республика җитәкчелеге дә ярдәм кулын сузды. Нәфис Абдулкасыймович элекке Президентыбыз Минтимер Шәймиевкә, хәзерге башлыгыбыз Рөстәм Миңнехановка, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга, нефтьчеләребезгә бик рәхмәтле. “Татнефть” җәмгыяте генераль директоры Шәфәгать Фәхразый улы районыбызда күп тапкырлар булып китте, килгән саен, район халкын я бер яңа объект, я булмаса, яңа юллар, яңартылган чишмәләр, башкалары белән сөендерде. Районда, Җәлил поселогында нефтьчеләр булышлыгы белән башкарылган эшләр – барысы да халык өчен.
Минем күп җирләрдә булганым бар. Аларны күргәч, ирексездән үзебезнең Сарманыбыз белән чагыштырам. Байтак урыннарда аерма – җир белән күк арасы, дисәң дә була. Бездәге тәртип, чисталыкка җитәргә әле кайберәүләргә нык тырышырга кирәк, дип уйлыйм. Район үзәген генә кара! Гаҗәп матурлык, хозурлык бит! Җәй җитсә, бөтен дөнья яшеллеккә күмелә, аллы-гөлле чәчәкләр сиңа тормыш-яшәү сәламен җиткерә. Күңелләр күтәрелә, үзеңдә яңа көч-куәт тойгандай буласың. Шуңа күрә читтә, башка төбәкләрдә яшәүче кайбер кешеләрнең: “Сездә рәхәт, сез оҗмахта яшәгән кебек яшисез”, - дигән сүзләрен ишетү – бер дә гаҗәп түгел. Әйе, элек “кыр ягы” дип йөртелгән бу төбәкне хәзер, әзрәк күрми торсаң, танымыйсың да. Кайчандыр урманга, яшеллеккә сусаган җирләр табигатьнең иң матур урыннарының берсенә әйләнә бара.
Заманында Сарманның йөзек кашы булып торган күпкатлы йортлар да, вакытлар узгач, үз төсләрен югалта башлаганнар иде. Алар төзекләндерелде, су, җылыту системалары рәткә китерелде. Урамнарга яңа асфальт түшәлде, су линияләре алыштырылды. Мәдәният, мәгариф объектлары, балалар бакчалары заман шартларына туры китереп төзекләндерелде.
Әйе, районга Нәфис Абдулкасыймович килгәч башкарылган эшләрне санап бетерерлек түгел. Сәнгать мәктәбе, шифаханә комплексы, “Старт” чаңгы базасы, “Шәфкать” тернәкләндерү үзәге, яңа йортлар... Боларны сафка бастыру, киләчәктә халыкка ныклап хезмәт иттерү өчен, күпме тырышлык, күпме йокысыз төннәр, көннәр кирәк икәнен җитәкчебез үзе генә белә торгандыр.
Нәфис Абдулкасыймовичны районда гына түгел, республикада да хөрмәт итәләр, аның белән исәпләшәләр. Эшне дөрес итеп оештыра белүче, яңалыкка омтылучы, абруйлы җитәкчеләрнең берсе ул. Бездә бик еш кына республика күләмендәге семинар-киңәшмәләрнең үтүе, әле ул гынамы, Рәсәйнең төрле төбәкләреннән вәкилләр, төрле һөнәр ияләренең Сарманга килеп, район тормышы белән танышып китүләре – юкка гына түгел. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов та төрле киңәшмәләрдә, семинарларда Сарман районын мактап, башкарылган эш-гамәлләрне башкаларга үрнәк итеп куя икән, бу – горурланырлык күренеш.
Сарман – саф татар төбәге, монда күпме җырчылар, сүз осталары, шагыйрь-язучылар үзләренә илһам алган, аның сандугачлы тирәкләренә сокланып, иҗат иткән. Арабызда талантлы яшьләр бик күп, аларны алга таба үстерү өчен дә районда бихисап чаралар күрелә. Өлкән буын өчен район җитәкчелеге тарафыннан җитди, эшлекле кайгырту да – күз алдында. Аларның тормыш-көнкүреш шартлары яхшыртыла, ял итү мөмкинлекләре арттырыла.
Район башлыгының киләчәккә планнары зурдан. Район үзәген уратып узачак юлны сафка бастыру, спорт-сәламәтләндерү комплексын төзеп бетерү, юллар, яңа объектлар салуны дәвам иттерү – шуларның берничәсе. Эше никадәр генә тыгыз булмасын, үзе янына төрле үтенеч-гозерләр белән килгән һәркемне ул ачык йөз белән каршы ала, игътибар белән тыңлый. Минем дә, аның янына үземне борчыган төрле мәсьәләләрне чишүдә ярдәм итүен сорап, күп тапкырлар кергәнем бар. Район башлыгы хәлләремне сораша, һәрвакыт ярдәм кулын суза. Мин аңа бик рәхмәтлемен.
Ноябрьнең 27 сендә – Нәфис Абдулкасыйм улының юбилее. Аны чын күңелдән гомер бәйрәме белән котлыйм, ныклы сәламәтлек, имин, тыныч көннәр телим. Сезгә матур гомер кичерергә, халкыбыз өчен тырышып хезмәт иткәннәрегезнең әҗерен, матур киләчәкләрен күрергә насыйп итсен, Нәфис Абдулкасыймович! Сез янәшәбездә булганда, эшләребез гөрләп барыр, киләчәгебез өметле, күңелләребез тыныч булыр. Минем бу сүзләремә башкалар да кушылыр, дип ышанам.
Нәҗип ЯКУПОВ, Республиканың атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International