2015 елның 6 февраль көнендә Жәлил мәдәният сараенда зур хәйрия концерты булып узды. Концерттан кергән 70 000 сум акча, бүгенге көндә безнең финанс ярдәмгә мохтаҗ, каты авыру, Галеева Гүзәл Гаяз кызының сәламәтлегенен ныгыту очен китәчәк. Без, мәдәният хезмәткәрләре, Гүзәлнең тизрәк савыгып, терелеп бетеп, сәламәт булып безнең сафларда гомер итүен телибез.