Җиңүнең 70 еллыгын каршылаганда музейда күп кенә чаралар уза. Шуның берсе кичә булды. Сарман гимназиясе укучылары сугыш ветераны Дәүләтова Камал һәм Халимов Мисхәт белән очраштылар. Укучылар үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр. Ветераннар сугыш елларын сөйләделәр. Бу чара ТНВ каналы тарафыннан видеоязмага төшерелде.