«Син безнең хәтердә» герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 109 ел тулуга багышланган кичә
2015 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе
17 февральдә Җәлил бистәсенең «Хезмәт даны» музеенда татар халкының бөек улы Муса Җәлилнең тууына 109 ел тулуга багышланган шигырь бәйгесе оештырылды. Җәлил поселок китапханәсенең балалар бүлеге китапханәчеләре «Нам 41-й не забыть! Нам 45-й славить!»исемле китап күргәзмәсе һәм«Жизнь после смерти»презентациясенәзерләделәр. Балалар белән «Знаете ли вы жизнь и творчество Мусы Джалиля?» дигән тематик викторина уткәрелде. Конкурста җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.