7 март көнне Азалак мәдәният йортында Ханиф һәм Шаргыя Габдерәхимовларның бергә гомер иткәннәренә 55 ел тулу уңаеннан "Парлы гомер" дигән кичә үткәрелде. Кичәдә юбилярларны Азалак башкарма комитеты секретаре Харисова Альфинур, ветераннар советы рәисе Фарлукшина Мөҗәлия, балалары, оныклары котладылар. Аларга багышлап биюләр, җырлар, шигырьләр башкарылды.