Шәйгарданова З.Х. 26 февраль көнне “Сугыш чоры җырлары” исемендәге класс сәгате үткәрде. Ул җырның, башка кораллар кебек үк, дошманны җиңүдә зур роль уйнавын аңлатты. Укытучы җырларның язылу тарихы, авторлары белән таныштырды, аларның сугышчыларның рухын күтәрү өчен әһәмиятен күрсәтте.