Әфган музеена экскурсия

2015 елның 13 марты, җомга

МБББУ «Юлтимер төп гомуми белем бирү мәктәбе”укучылары республикабызда бердән бер булган Тукай районы  Иске Абдул авыл җирлегендә урнашкан "Гиндукуш" хәрби-патриотик музеенда экскурсиядә булдылар. Музейга әфган сугышыннан исән-сау әйләнеп кайткан шушы авыл егетләре нигез салган. Егетләрнең берсе –Айбулат Мөнир улы һәм аның хәләл җефете Резедә ханым бүген "Гиндукуш"музеен җитәклиләр, Бөтенроссия конкурсларында катнашып грантлар отканнар. Анда йөргәндә үзеңне башкала музейларында йөргән кебек хис итәсең, искиткеч зәвык белән эшләнгән, экспонатларга бай. Укучылар Әфган сугышы ветераны Айбулат Мөнир улының сөйләвен бик яратып тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Әңгәмә чәй өстәле янында да дәвам итте.

Музейдан алган тәэсирләр  укучылар  күңелендә  озак сакланыр.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International