Урта Кәшер авылында хәйрия концерты

2015 елның 17 марты, сишәмбе

Кешегә ярдәм итү- ул зур тәрбия чарасы. Балалар тәрбияләүче укытучылар өчен бик тә мөһим эш бу. Укытучы үрнәгендә генә бала шәфкатьле була ала. 7 нче март көнне бәйрәм алдыннан, Иске Кәшер урта мәктәбенең рус теле укытучысы Гөлназ Альфредовна, башлангыч класс укытучысы Фәридә Әнваровна, 7 нче класс укучысы Фатихова Алсу, шушы мәктәптә укыган, хәзер төрле уку йортларында белем алучы студентлар:Набиуллина Зөһрә, Набиуллин Данияр, Гиниатуллина Нәзилә, барлыгы 6 кеше Урта Кәшер авылында хәйрия концерты куйды. Концерттан җыелган акча якташыбыз, Җәлил бистәсе кызы Галеева Гүзәлгә дәвалану өчен илтеп бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International