Корән укучы балалар конкурсы

2015 елның 18 марты, чәршәмбе
15 мартта Әлмәт шәһәре үзәк мәчетендә Корән укучы балалар шәһәр конкурсы узды. Бу конкурсны Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибәте оештырды. Конкурсны ачып җибәргәндә Әлмәт районы имам-хатибы Фәгыйм хәзрәт Әхмәтҗанов мөселманнарның Изге Язуны өйрәнүнең әһәмиятлелеген билгеләп үтте.

Конкурста 100 артык Әлмәт һәм Сарман районы балалары катнашты. Конкурсантлар Корәннең сүрәләрен яттан белүдә һәм дөрес укуда ярыштылар. Конкурс 5 номинациядә узды. Җиңүчеләрне дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International