«Шәфкать»тә кәрҗин дә үрәләр

2015 елның 31 марты, сишәмбе
«Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең тернәкләндерү бүлегендә ял итүчеләр хезмәт белән дәвалау дәресләрендә үзләре дә мастер-класслар үткәрәләр. Әлмәттән Гөлчирә Мөхәмәтҗанова ял итүчеләргә кәгазьдән, гәҗитләрдән кәрҗин үрү серләрен төшендерде. Әлеге шөгыль кул чуклары хәрәкәтен үстерүгә ярдәм итә, тынычландыра. Сәламәтлекләрен ныгытучы һәркем бу чарада бик теләп катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International