Үзәк балалар китапханәсендә - бәйрәм!

2015 елның 2 июне, сишәмбе

1 июньдә үзәк балалар китапханәсендә  Балаларны яклау көне уңаеннан  “Кояшлы булырга тиеш безнең һәрбер иртәбез” исемле балалар иртәсе үтте. Китапханәчеләр укучыларны бәйрәм белән котлап, җәйге каникулларын кызыклы һәм мавыктыргыч үткәрү өчен китапханәгә  чакырдылар. Бу көнне укучылар китап күргәзмәләре белән таныштылар,  әдәби викторинада катнаштылар. Бәйрәм уңаеннан балалар   асфальтта әкият геройлары, кояш  рәсемнәре  ясадылар. Һәр бала үзенең рәсеме турында сөйләде. Бәйрәм бик күңелле үтте. 

Җәй башланды! Балалар китапханәсе укучыларын көтеп кала!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International