Музей яңалыклары

2015 елның 2 июне, сишәмбе

Музей хезмәткәрләре чакыруы буенча Тукай районы “Гиндукуш” музее белән берлектә Сарман җирлегендә әфгәнчылар очрашуы узды. Бу очрашуда Тукай, Норлат, Минзәлә, Сарман районнарыннан, Түбән Кама, Яр Чаллы шәһәрләреннән килгән кунаклар катнашты. Кунаклар иң беренче Көлмәт авылына барып Хисамов Мансур каберенә чәчәкләр салдылар, таш куюда катнаштылар, Мансурның әнисе Әминә апа белән очрашып, күчтәнәчләр тапшырдылар.

Соңыннан Иске Кәшер авылына барып музей карадылар, Сарман музеенда экскурсиядә булдылар. Очрашу чәй өстәле артында дәвам итте. Очрашуны оештыруда ярдәм күрсәткән Төхбәтуллин Эдуард Тәлгать улына эчкерсез рәхмәтебезне белдереп, барлык эшләрендә уңышлар юлдаш булуын телибез. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International