“Матурлыгыгыз өчен, рәхмәт сезгә, чәчәкләр!” дип исемләнгән китап күргәзмәсе

2015 елның 9 сентябре, чәршәмбе
Яшәр өчен кояш, ирек hәм кечкенә генә чәчәк кирәк”, – дигән бөек әкиятче Ганс Христиан Андерсен. Әйе, борын-борыннан ук чәчәчкләр тормышыбызның аерылгысыз юлдашы. Күп кенә чәчәкләр символик мәгънәгә ия. Чәчәкләр кешеләр арасындагы гаҗәеп арадашчылар, аларга иң нечкә хисләреңне ышанырга була. Сарман үзәк китапханәсе матурлык тудырырга яратучыларны “Матурлыгыгыз өчен, рәхмәт сезгә, чәчәкләр!” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә чакыра. Күргәзмәдә бүлмә , бакча гөлләрен тәрбияләү буенча китаплар урын алды. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International