Өч Өйле Саклау авыл китапханәсендә очрашу

2015 елның 10 ноябре, сишәмбе
Өчөйле Саклау авыл китапханәсендә“Россиядә – Әдәбият” елы уңае белән укучылар өчен шушы елда иң күп китап укучылар Резеда Гайнетдинова,Роза Шаеховалар белән “Әдәбият – заман көзгесе” дигән исемдә очрашу кичәсе булды. Резеда Гайнетдинова укучыларга үзенең укыган китаплары, аларның кызыклы вакыйгалары хакында сөйләде. Роза Шаехова бигрәк тә сәхнә әсәрләре, тормышчан әсәрләр укырга яратуы турында сөйләде. Укучыларга китапны укырга,матур әдәбиятне яратырга кирәк,китапханәгә укырга йөрүләрен теләп калам дип белдерде. Шулай ук, “Казан утлары”, “Мәйдан” журналларын яратып укуында әйтте. Кичә өчен “Әдәбият – заман көзгесе” дигән күргәзмә полка эшләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International