Сарман халкына әлеге чара турында радио, сайт, клиентларны кабул итү кабинетларына эленгән белдерүләр аша алдан хәбәр ителгән иде.
Гражданнар түбән пенсияләрне арттыру юлларын, ана капиталын 2016 елдан соң кулланып булу-булмавын, ана капиталы акчалары белән кредитлар каплау, шәхси эшмәкәрләргә Пенсия фондына взнос күчерү өчен керем исәпләү тәртибен, Дәүләтнең пенсияне софинанслау Программасы буенча бер тапкыр бирелүче түләүләр тәртибен аңлатуны сорап мөрәҗәгать иттеләр.
Район халкы барлык сорауларга да төгәл һәм тулы җавап алды.
Әлеге чара инде күптән Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлекчәсе тарафыннан ел саен үткәрелә.