Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына (МЧС) – 25, Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына 20 ел тулу уңаеннан, Сарман районы күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе күпбалалы гаиләләргә янгын сүндергеч һәм фатир эчендә янгын чыгуны хәбәр итә торган автоном прибор бүләк итү акциясен үткәрде.
Акция кысаларында, гадәттән тыш хәлләр идарәсе вәкилләре гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү белгечләре белән берлектә күпбалалы гаиләләргә чыктылар.
Белгечләр йорт хуҗалары һәм балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында аңлату эше үткәрделәр. Янгын сүндергеч бүләк итеп,
аның белән файдаланырга өйрәттеләр. Әти-әниләргә янгын куркынычсызлыгы буенча киңәшләр һәм таләпләрнең үтәлешен даими контрольдә тотылачагы аңлатылды.