ЯҢАЛЫКЛАР


21
август, 2018 ел
сишәмбе

21 августта районның барлык мәчетләрендә иртәдән үк Коръән сүрәләре яңгырады, догалар укылды, төгәл 7.00 сәгатьтә мөселман райондашларыбыз гает намазына бастылар.


20
август, 2018 ел
дүшәмбе

14,15,20 нче август көннәрендә “Сарман”, “Нөркәй”,“ Җәлил” агрофирмалары кырларында эшләгән игенчеләр алдында район мәдәният йорты, балалар сәнгать мәктәбе, Җәлил бистәсенең мәдәният сарае  агитбригада төркемнәре җыр-биюләрдән торган концерт программасы тәкъдим итте.

Бүген Сарманда, утырышлар зур залында, террорчылыкка каршылык китерү комиссиясе утырышы узды. Утырышны комиссия рәисе - район Башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.

20 август көнне Сарман районы «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә Россия дәүләт әләме көнен билгеләп үтү уңаеннан, сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәребез өчен тематик күргәзмә оештырылды. Истәлеккә дәүләт әләме янында фотога төшелде.

22 август - Россия флагы көне. Әлеге дата – үзен күп милләтле бөек дәүләтнең чын гражданины итеп таныган, аның көчле ил булып мул тормышта яшәвен теләгән һәр кеше өчен олы бәйрәм. Россия флагы көненә китапханәдә «22 августа - день Государственного флага России» исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Санаторий профилакторийда ял итуче балалар очен: “Ак,зәңгәр, кызыл төс - дан һәм җиңү символы” исемле тарихи танып белу сәгате үткәрелде.

17 август көнне күз буенча яшь инвалидлар слеты кысаларында Сарманның “Даулы болын”ында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен сабантуй үткәрелде.

Сарман балалар китапханәсендә “22 август- Рәсәй Федерациясенен Дәүләт флагы көне” исемле фотокүргәзмә оештырды. Балалар куелган материалларны бик кызыксынып карадылар, өйрәнделәр.

   Сарман районында 15 августтан 18 августка кадәр Татарстан Республикасының күз буенча яшь инвалидларының регионара слеты үтте.  

   “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә  авыр гаилә, тәрбиягә алынган һәм мөмкинлекләре чикле 14-18 яшьлек балалар өчен булачак  һөнәрләрен сайларга ярдәм итүгә багышланган чара үтте. 

Бу зур тантанага авылда яшәүчеләр генә түгел, ерак араларны якын итеп, читтә яшәүче якташлар да кайтканнар иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International