Авылның эшмәкәр егетләре һәм җирлек Башкарма комитеты ярдәмендә Су буе һәм Ленин урамы тыкрыгына вак таш түшәлде
Иске Кэшер авылы мэдэният йорты Россия Федерациясе флагы коненэ багышлап масса чаралар уздыра башлады
Урта Кэшер авылында яшэуче Нэфисэ апа Насибуллинага 95 яшь тулды.
Сонгы коннэрдэ жэйге каникулда ял итуче балаларга мультфильмнар курсэту дэвам итэ.
Республика инвалидлар җәмгыяте регионара Яшьләр форумында катнашучылар музейда экскурсиядә булды.
20 август көнне суд решениялары буенча кайнар линия эшләячәк.
15 август көнне "Сарман" кинотеатры янындагы паркта китапханә хезмәткәрләре тарафыннан "Шигъри мизгелләр" дип исемләнгән чара үткәрелде.Чарага СССР Язучылар берлеге әгъзасы , шагыйрь, академик, тарихчы Дамир Гарифуллин, "Җәлил чаткылары" әдәби берләшмәсе әгъзаләре, шигырь яратучылар чакырылды. Бәйрәм барышында һәркемгә үзе язган яисә үзе яратып укый торган шагыйрьләрнең шигырьләрен укырга мөмкинчелек туды.Килгән кунаклар мондый очрашулар ешрак булсын иде, дигән теләктә таралыштылар.
14 август көнне Үзәк ял паркында татар филармониясе “Илһамият” клубы сәхнә ветераннарының концерты булып узды.
Республикабызда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» хәйрия акциясе дәвам итә. Бу чарага мәдәният бүлеге профсоюз оешмасы да кушылды.Беренче сыйныфка баручы балалар өчен 15 августта район мәдәният йорында концтоварлар, дәфтәрләр, хезмәт һәм рәсем сәнгате өчен җыелмалар тутырылган букчалар бүләк ителде. Балаларга изге теләкләрне мәдәният бүлеге җитәкчесе Гөлназ Латыйпова җиткерде.. Профсоюз рәисе Гөлнур Мадьярова да укучыларны яңа уку елына аяк басулары белән тәбрикләп, матур теләкләрен юллады. Район мәдәният йорты методисты Сәмәрә Хайруллина очрашуны уеннар белән мавыктыргыч итеп алып барды.Беренче сыйныфка укырга баручы балаларның яраткан Шаян (Алсу Нариманова) белән Наян (Алинә Галиева) да килде. Беренче сыйныфтагылар да үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр: санадылар, хәрефләргә сүзләр әйттеләр. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүчеләр тормышында бу истә кала торган вакыйга булды.
Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнә ветераннарының "Илһамият" клубы Татарстан районнары буенча концертлар куюын дәвам итә.