ЯҢАЛЫКЛАР


16
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Госалкогольинспекция Нижнекамск территориаль бүлеге хезмәткәрләре Җәлил бистәсе кибетләрендә азык-тәлек бәяләрен тикшерде.


15
август, 2018 ел
чәршәмбе

16 август көнне һава торышы начараю ихтимал. Көчле җил, күк күкрәү, яңгыр көтелә.

14 август көнне Сарман районы «Шәфкать» халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәгендә, Нефтьчеләр бәйрәме уңаеннан, концерт белән килүче артистларыбыз кунакта булдылар һәм сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәребез белән очраштылар.

Узган җомгада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов районга эшлекле сәфәр кылды. Аның кысаларында ул урып-җыю эшләренең барышы белән танышты, инвесторлар, хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, механизаторлар белән очрашты.

14 нче августтан район мәгариф белем бирү учрежденияләрен 2018 – 2019 уку елына  кабул итү буенча район башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвирович  җитәкчелегендәге комиссия чыкты.Алар балалар бакчаларының , мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеген тикшерделәр.

Сарман районында сулыкларда патруль группалары профилактик чаралар уздырып тора.

Колмәт авылында туып-үскән, бүгенге көндә Мортыштамакта  яшәүче Хәсәнов Мөдир Хәсән улына 90 яшь тулды.


14
август, 2018 ел
сишәмбе

15 август көнне 14.00 сәгатьтә "Сарман" кинотеатры янындагы паркта "Шигъри мизгелләр" дип исемләнгән чара үткәрелә. Шигырь яратучы райондашларыбызны һәм районыбыз кунакларын әлеге чарада көтеп калабыз!

11 август көнне районның Дүсем авылында «Якташлар очрашуы» булып узды. Бәйрәмнең төп оештыручысы – Дүсем авылы кызы, бәхетен Себер якларында табып, бүгенге көндә Лангепас шәһәре мәдәният йортында режиссер булып эшләүче Роза ханым Низамова (Заһидуллина). Авылдан чыккан бик куп танылган кешеләр авылдашларына, оештыручыларга зур рәхмәтләрен җиткерделәр. Туган җирләрен сагынып кайткан якташларның, авылдашларның шат авазларыннан, күңелле җыр-биюләреннән Дүсем авылының Сабантуй мәйданы гәрләп торды. Бәйрәмгә килгән һәрбер кеше кайнар ашлар, пылау, тәмле чәй белән сыйландылар.


13
август, 2018 ел
дүшәмбе

11 август көнне Үзәк ял паркында «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» акциясе һәм «Физкультурачылар көне» билгеләп үтелде. Бәйрәм муниципаль район Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллиның котлавы белән башланып китте. Быел 1 сыйныфка укырга керүче нәниләргә бүләкләр тапшырылды. Төрле әкият геройлары булып киенгән район мәдәният йорты хезмәткәрләренең матур җыр-биюләре балалар өчен зур бүләк булды. «Физкультурачылар көне» уңаеннан, төрле оешма хезмәткәрләре җитезлектә көч сынаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International