4 августка һава торышы: Алмашынучан болытлы һава. Урыны белән яңгыр, яшен. Җил көнбатыштан 4-9 м/с, урыны белән 14 м/с кадәр, яшен вакытында - 15-20 м/с кадәр.
Хэрби патриотик тэрбия темасына: 2 август конне хэрби hава десанты коненэ багышлап Сарман узэк ял паркында яшьлэрнен ялын кызыклы һэм мавыктыргыч итеп оештыру унаеннан «Сволочи» исемле нэфис фильм курсэтелде.
Татарстан Республикасы Министралар Кабинетының Баш Ветеринария идарәсе игълан иткән, Сарман ветеринария берләшмәсе үткәргән "Мин булачак ветеринар табибы" дигән конкурска йомгак ясалды.
3 августка һава торышы: Алмашынучан болытлы һава. Төнлә явым-төшемсез; көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен. Җил төньяк-көнбатыштан 4-9 м/с, көндез урыны белән 13 м/с кадәр, яшен вакытында көчле җил булуы ихтимал.
2 август көнне Сарманның «Татар Илеге» паркында Һава десанты гаскәрләре көне уңаеннан тантаналы бәйрәм чарасы үтте.
1 август көнне Сарман авылының Үзәк ял паркында мәктәптә оештырылган спорт лагеры балалары катнашында «Спорт – сәламәтлек нигезе» дигән бәйге узды.
28 июль көнне Үзәк ял паркында Хәрби-диңгез флоты көне уңаеннан бәйрәм чарасы үтте. Бәйрәмдә флотта хезмәт иткәннәр, аларның гаиләләре катнашты. Муниципаль район Башлыгы урынбасары Г.Р. Гараева бәйрәм белән тәбрик итте һәм изге теләкләрен юллады. Бәйрәм, район мәдәният йорты оештырган концерт программасы һәм күңелле уеннар белән дәвам итте.
1 нче август көнне район үзешчән сәнгать осталары тарафыннан оештырылган агитбригада, чираттагы концерты белән ,“Җәлил” агрофирмасы басуларына чыкты.
1 август конне "Сарман" кинотеатрында "Лэйсэн" балалар бакчасына йоруче нэнилэргэ "Леонардо: Миссия Мона Лиза" исемле яна мультфильм курсэтелде.
30 нчы июль көнне, район үзешчән сәнгать осталары тарафыннан оештырылган агитбригада “Нөркәй” агрофирмасы кырларына концерт белән чыкты. Комбайнчылар, төшке аш вакытында, матур җырлар тыңлап, рәхәтләнеп ял иттеләр. Концерт өчен рәхмәтләрен белдерделәр, соңыннан бергәләп истәлеккә фотога төштеләр.