ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

14 апрельда  7 нче "Ләйсән" балалар бакчасында тәрбиячеләр өчен "Заманча педагогик технологиялар кулланып мәктәпкәчә яшьтәге балалаларнытанып - белү үсеше" темасына семинар - практикум үткәрелде.

1-10 нчы март көннәрендә "Яратырга өйрәнегез"дигән V Республика дистанцион тарихи-әдәби конференция булды. Конференциянең максаты-яшь буында патриот хисләре тәрбияләү,  туган як тарихына карата кызыксыну уяту, укучыларның иҗади активлыгын үстерү. Җәлил гимназиясе укучысы Якупов Илназ бу конференциядә җиңүче булды. Укучыбызны жиңүе белән котлыйбыз!


14
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбеңдә РФ һәм ТР атказанган фән эшлеклесе, филология фәннәре академиясе хакыйкый әгъзасы - академик Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов белән   очрашу узды..
Галимнең тормыш юлында аерым урын алып торган мәктәп үз укучысын бик теләп  каршы алды.   Хатыйп Миңнегулов белән очрашуга аның туганнары, классташлары, фикердәшләре, хезмәттәшләре, район мәктәпләренең татар телчеләре һәм аның иҗатын хөрмәт итүчеләр килгәннәр иде.  
“Чорлар аша Хатыйп ага киләчәккә юллар сала” дип исемләнгән очрашу –  тирән эчтәлекле, кызыклы итеп оештырылып  укучылар, укытучылар, авылның мәдәният хезмәткәрләре, үзешчәннәре чыгышы белән үрелеп барды.

Бүген Сарман районына эш визиты белән "Татлизинг" ТР ДУП генераль директоры Илнар Хафизов килде. Аны район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев озатып йөрде.

Илнар Фәнил улы Муниципаль архив бинасында ремонт эшләренең барышы белән танышты.

Бүген Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең конференц-залында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы узды

«Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе»республика конкурсы.

Бүләкләнүчеләр арасында-Шигай авылы территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Ганиев Марат Мисбах улы, ул «җирле иҗтимагый оешма " номинациясендә конкурс дипломына лаек булды»

Буген Җәлил бистәсенең 7 нче санлы "Ләйсән" балалар бакчасында район тәрбиячеләренең база утырышы узды. Бу семинарда Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасы тәрбиячеләре Шайдуллина Лия Линар кызы һәм Галиева Фәнүзә Наил кызы катнашты. Алар үзләренең осталыклары һәм эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

«Үзмәшгуль гражданнар тарафыннан үзмәшгульлек эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен уңайлы шартлар тудыру» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында «кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» милли проекты составына керүче «кече һәм урта эшкуарлык «корпорациясе " АҖ, Федераль салым хезмәте катнашында, үзмәшгульлек һәм алар булырга теләгән затлар өчен махсус укыту модуле эшләнде.»

Сарман гимназиясендә 14 нче апрель көнне  хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау отрядлары арасында конкурс булды. Конкурс отрядлярның эшчәнлеген презентацияләү,  эш проектын тапшыру һәм хәрби әзерлек смотры  этапларына бүленде.  Нәтиҗәдә, Сарман гимназиясе җиңүче дип танылды.Зур Нөркәй урта мәктәбе отряды, Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбе һәм 2 нче номерлы Җәлил урта мәктәбе командалары конкурсның призерлары булдылар.

5 нче номерлы "Әкият" балалар бакчасында«Яз килә - язга юл»дигән күңел ачу кичәсе.

Тэги:

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 11 нче номерлы районара инспекциясе хәбәр иткәнчә, шәхси эшмәкәр гамәлдә түгел дип танылган һәм Бердәм шәхси эшкуарларның дәүләт реестрыннан (алга таба-ЕГРИП) төшереп калдырылырга мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International