ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2025 ел
сишәмбе

МБМББУ "Янурыс балалар бакчасы" на йөрүче Газизуллина Камилә агач утыртып Республика күләм #ЭКОВЕСНА #ЭКОЯЗ конкурсында катнаша. Номинация #ЭКОКОМАНДА. 3 атна "Подари Земле сад". 

1 нче санлы Җәлил мәктәбе укучылары ,укытучылары һәм ата-аналары мәктәп территориясендәге экологик өмәдә катнаштылар.
Өмәдә катнашучылар бердәм максат белән җыелдылар — безнең мәктәп ишегалдын чистарак һәм матуррак итү. Тырма, чүп капчыклары һәм яхшы кәеф белән коралланып, алар территорияләрне җыештырырга киттеләр.
Өмә вакытында катнашучылар территорияне чүп-чардан чистартып кына калмадылар, саф һавадан һәм бер-берсе белән аралашудан ләззәтләнеп, сәламәтлек өчен файдалы вакыт үткәрделәр.
Без барлык катнашучыларга активлыклары һәм авылыбыз язмышына битараф булмаганнары өчен рәхмәт белдерәбез. Мондый чаралар нәтиҗәсендә без уртак йортыбызны чистарак һәм уңайлырак итәбез.


14
апрель, 2025 ел
дүшәмбе

Кече төркемдэ тәрбияләнүче балалар "Батарейканы тапшыр, тормышларны сакла" дигэн акцияга кушылдылар.

14 апрель көнне МББУ "Җәлил 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә" Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы флагларын чыгару һәм гимннар башкару тантанасы башланды.

Укучылар, ата-аналар һәм Сарайлы мәктәп коллективы "Вас ждут ДОМа" акциясендә катнаша.

12 апрель көнне Сарайлы авылында 2007 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында ТР көньяк-көнчыгышындагы гер спорты буенча XVIII республика турниры узды.

Шәрләрәмә авылы мәчетендә авыл халкы өмә үткәрде

"Эковесна-2025" икеайлыгы кысаларында “М.Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе”ндә язгы өмә узды, анда барлык укучылар һәм укытучылар катнашты.

1 нче санлы "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре "Җиргә бакча бүләк ит!" акциясендә катнашалар.

10 нчы апрельдә «Җәлил гимназиясе» педагоглары коллективы Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 80 ел тулуга багышланган район предприятиеләре һәм учреждениеләре арасында ел саен үткәрелә торган талантлар фестивалендә уңышлы чыгыш ясады. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International