Җирлек турында

Рангазар-бик борынгы авыл. Аның дөрес исеме “Алан Газар”. Бу исем аңа түбәндәге сәбәпләр аркасында бирелгәндер дип уйланыла. Моннан күп еллар элек хәзерге авыл урнашкан территория урманнар белән капланган, хәзерге авылдан 1км т.кбта алан булган.

Шушы аланга ,беренче булып ,Газар дигән кеше семьясы белән килеп урнашкан. Бераздан башка семья кешеләредә килеп урнашканнар.

Шулай итеп 3-4 йорттан торган авыл төзелгән. Кешеләр игенчелек һәм терлекчелек белән шөгелләнгәннәр. Иген чәчү өчен җирләр кирәк булганга агачларны кисеп, төпләрен төпләгәннәр. Авылдан төнъяк юнәлештә урманнар күбесенчә ваграк каенлыклардан торган, бу урынны хәзердә “Каенлы Кул” дип йөртәләр.Ә инде 20 нче гасыр башына агачлар тәмам киселеп беткән. Авылдан төньяк көнбатышта юкә, имән һәм сирәк кенә усак агачы урманы булган, шуңа курә бу урын “Юкәле” дип атала. Төньяк- көнчыгышта, шактый куе булып, чия куаклары ускән, ул урын “Чияле” дип атала.

Вакытлар утә, авыл зурая.

Урманнар кисү,чистарту аркасында шактый уңайлы урыннар ачыла.Чәчүлек җирләре чокыр – чакырларга туры килгән, елга киңәйгән, кешеләр акрынлап хәзерге авыл урнашкан урынга күченгән(күчү вакыты билгесез).Ә кешеләрнең беренче урнашкан урыннары “Иске авыл” дип йортелә башлаган. Ул урындагы йорт нигезләре,коелар һәм кабер ташлары безнең көнгә кадәр сакланып калганнар.Әмма бу эзләр әкренләп югала баралар.

Яңа авыл кешеләре тырышып иген иккәннәр, терлек асраганнар.авыл XIX гасырның II яртысында бик нык зурая,ләкин зур елгалардан, олы юллардан читтә урнашканлыктан сәүдә усеше булмый.

Хуҗалыкларның кубесе ярлылыкта яшәгән.Тубәләренә салам япкан, карындык тәрәзәле ойләрдә торганнар. Купчелегендә ихата булмаган, булганнары да читән генә. Крестьяннарның җирләре аз һәм уңдырышсыз була, йозләрчә тапкыр сукалаган җир ашлама таләп иткән.Ашлык җитмәгәнлектән терлекне купләп асрау мөмкин булмаган, хуҗалыкны алып бару өчен читкә китеп эшләргә мәҗбүр булганнар.

Күп кенә гаиләләр узләренең бер яки берничә эшчесен, ел буена байларга эшкә җибәрә торган булганнар, ә алар исә өйләренә бәйрәмнәрдә генә кайтканнар.

Авылда зур гына байлар усеп чыгалар.Раббани Хаҗые, Исмәгыйль, Бадыйк Сәрвәре, Харис мулла, Зәйнуллин Галимулла.

Алар бик куп терлек асраганнар, зур җир биләмәләре тотканнар. Ә Бадыйк Сәрвәрендә яргыч, сушилка тегермәне дә булган. Исмәгыйль бай аеруча куп җир биләмәләре тоткан,ә авыл ярлылары аларның әшләрен әшләгәннәр.Боек октябрь социалистик революциясенә кадәр авыл 3 төрле буленеш белән йөртелгән: “Башкортлар”, “казан кешеләре”,”Типтәрләр”.авылда яшәучеләрнең мондый бүленеше шуннан килеп чыккан: “Башкортлар” дип аталучы кешеләр хэрби хезмәткә уз теләкләре белән киткәннәр, шуның өчен авылда алар өчен өстенлек булган.Яхшы,уңдырышлы җирләр, болынарның күпчелек өлеше аларга бирелгән.дини булган “Казан кешеләре” алар белән килешмәгәннәр, еш кына ике арада бәрелешләр булып торган. “Башкортлар” әкренләп “Казан кешелэрен” авылның бер башына кысырыклаганнар, бәрелешләрне, авыл старостасы Гыйсматулла, волостан урядник чакыртып бастырырга мәҗбур булганнар.”Типтэр” кешеләре Балтамак авылына киткәннәр. Башкортлар көчәя барып, бөтен өстенлекне уз кулларына алуга ирешкәннәр. Рангазар зур авыл булганлыктан, 3 мәхәлләгә бүленгән, һәр мәхәлләдә мәчет, һәр мәхәллә белән мулла һәм мөәзиннәр җитәкчелек иткән.

Беренче мәхәллә өчен, хэзерге клуб урнында, икенче мәхәллә өчен Мөдәрисов Вәзир,өченче мәхәллә өчен Сафин Мотыйгулла планында мәчет салганнар.авыл халкы шушы 3 мәчеткә йөреп гыйбәдәт кылганнар.

Беренче мәхәлләдә Харис, икенчесендә Нурияхмәт, өченчесендә Шакир һәм Фәхразый муллалар муллалык иткән.

Авылның төньяк көнбатышында “Рудник“ дигән урын бар.Кешеләр сөйләвенә караганда,бу урында тикшерү үткәрелгән, сыйфатсыз бакыр табылган булган,ләкин ниндидер сәбәпдпә аркасында анда казу әшләре туктатылган.Рудниктан төньяк көнбатыш юнәләштә 300-400 м озынлыкта канау казылган була, эзләре бугенге көнгә кадәр сакланган.

Туфрак эшкәртү гади агач сука белән алып барылган, иген уңышы тубән була. Өч басулы чәчү әйләнеше хокем сөрә.Атсыз. коралсыз батраклар авыл халкының 25-30% тәшкил иткән.Крестьяннар бик каты мохтаҗлыкта, көн-төн икмәк турында кайгыртып яшәгәннәр.

Икмәк көч җитмәслек хезмәт бәрәбәренә генә табыла, ә ботен гомер тукландыруны,терлеген ашатуны,имана туләне кайгыртып узган.Байларга урак урып, ашлык сугып һәм башка әшләр эшләп алган икмэк гайләне туйдыруга җитмәгән.

Авыл халкын һәрторле налоглар белән бик нык борчып торганнар. Башлангыч белем алу дәрәҗәсе аваылда тубән була.Рангазардан 8 чакрым ераклыктагы Карамалы авылындагы мәктәпкэ балаларын җибәреп укытырга крестьяннарның момкинлекләре булмый. Авылда гамир мулла уз йортында дин сабаклары уыта, шул ук вакытта кайбер хатын – кызлар остабикәгә йөреп дин сабагы алганнар. Шунлыктан авылда укый – яза белгәннәр берничә генә булганнар. Иң белемле кеше – укый – яза белгән кеше саналган.Хат яздыру өчен Хөсәенов Әхмәтзакир абзыйга барганнар, ул авылның бердәнбер гыйлемле кешесе булган.

Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 18:31

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International