Җирлек турында

   Иске Имән авылына 1596 елда нигез салына.Районның көньяк-көнчыгыш өлешендә, үзәктән 30 км ераклыкта урнашкан. Республика башкаласы Казан шәһәреннән 300 км ераклыкта.

   1995 елнын октябрь аенда Иске Имән авыл җирле үзидарәсе  оешты. 2006 елдан Иске Имән авыл җирлеге.

   Иске Имән авыл җирлеге Советына ике авыл керэ:Иске Имән һәм Сарысаз-Тәкермән авыллары. Барлык территориясе 460 га, чиктәшлеге Саклаубаш, Зур Нөркәй, Кәүҗияк авыл җирлекләре.

  Авыл җирлеге аша Мөслимгә һәм Яр Чаллыга юл үтә.

  2021 елның башына  авыл җирлегендә:

202 шәхси хуҗалык,

442 кеше яши.

Пенсионерлар-120.

7 яшькә хәтле балалар-21,

укучы хэм студентлар-54.

2 фельдшер-акушерлык пункты,

1 мәдәният йорты,

1 авыл клубы,

1 авыл китапханәсе,

1 балалар бакчасы бар,

2 шәхси кибет эшли.

Җирлектә ике мәчет хезмэт күрсәтә.

Авыл халкы нигездә мал асрау, бакчачылык белән шөгыльләнә.

Авыл җирлегенең күренекле кешеләре дә байтак. Аларның кайберләре: Гайнемөхәммәтов Флүр Бикмөхәммәт улы - ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Солтанов Әнгам Солтан улы - ТАССРнын атказанган механизаторы, Шәмсина Сәлимә - 150 җыр авторы, атказанган укытучы.

Соңгы яңарту: 2021 елның 17 марты, 08:29

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International